ГАМЬСЕЗЛӘНҮ ф. Уяулыкны, саклыкны югалту, гамьсезлек күрсәтү. --- әмма бер секундка да гамьсезләнергә ярамый. Г.Нәбиуллин. Килешми кыйбласыз яшәү, Килешми гамьсезләнү, Килешми кеше көлдерү, Килешми ямьсезләнү. Ф.Яруллин. Күз туйдымы – күңел гамьсезләнә... Р.Харис

Гамьсезләнә бару Акрынлап гамьсезлеге арту. Без гамьсезләнгәннән гамьсезләнә барабыз. Кемгә карата диген? Менә шушы җир-суларыбызга карата бит. Ф.Яруллин

Гамьсезләнә башлау Гамьсезлек билгеләре барлыкка килү. [Хәлим] Әләкче булсам булырмын, әти, катырак әйт, абый гамьсезләнә башлады. Т.Миңнуллин. Озак көтеп арудан гамьсезләнә башлаган гавам, кайнап, бер сулыштан тупланып өлгерде. М.Галиев

Гамьсезләнә төшү Бераз гамьсезләнү; тагын да гамьсезләнү

Гамьсезләнеп бетү Бөтенләй гамьсезгә әйләнү

Гамьсезләнеп калу Берәр хәлдән соң гамьсезләнү. Искәндәр абыең киткәннән соң, әллә нишләп бик гамьсезләнеп калды. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә