ГАМЬСЕЗ с. 1. 1) Ваемсыз, төптән уйламаучан, һәрнәрсәгә җиңел караучан, бер нәрсәгә дә исе китми торган. Бай, бай яши Казан халкы, шуңа бераз гамьсезрәк тә бугай, чөнки тик торганда, Мәскәү кенәзенә баш иеп тормас иде. М.Хәбибуллин 2) Кайгы-хәсрәте, мәшәкате булмаган, борчусыз. Чәчләре чем-кара, йөзе ап-ак, күзләреннән көньяк кояшының эссесе сирпелә, ә буй-сынында гамьсез иркәлек. М.Маликова. --- Гамьсез, мәнсез, денсез бөҗәкләргә Ачык ласа утлы тәрәзәң. Х.Туфан 2. рәв. мәгъ. 1) Ваемсызлык белән, уйлап тормыйча, битарафлык күрсәтеп, артык кызыксынмыйча. Башына – командирлар фуражкасы, аягына ыштыр урап чабата кигән көймәче карт Хәмдиянең урнашуын гамьсез генә көтеп торды. Н.Фәттах. --- кабат бу хакта сүз куертмады, --- язын кешеләрнең кәефе кырыкка төрләнүе турында гамьсез генә бер-ике сүз әйтеп алды. А.Гыйләҗев. Әмма минем, никтер, бүтәннәр кебек гамьсез генә: «Урыны күптән шунда иде», – дип кабатлыйсым килмәде. Р.Мостафин 2) Кайгысыз, борчусыз, рәхәтләнеп. Гамьсез уйнап йөргән Маһитап кинәт тынды. М.Әмир. Сабан тургайлары бертуктаусыз очып, чырылдап, биек якты күктә гамьсез талпындылар. И.Салахов. Океан ярында, мәшһүр Варадеро курортының назлы комында бер ваемсыз, гамьсез ятарга була. М.Маликова 3. и. мәгъ. Борчусыз, кайгысыз кеше, җиңел уйлаучы кеше. Онытырлар. Битарафлар, гамьсезләр онытыр! Р.Батулла 4. хәб. сүз Борчусыз халәттә. Хәзер ул гамьсез, җансыз, әмма сүнмәгән, сүрелмәгән... Ә.Гаффар |