ГАМЬЛЕ с. 1) Кайгылы, хәсрәтле. Аны Сөхрәб үлемнән азат кылды, Колы итте, гамьле күңелен шат кылды. Шаһнамә. Ямь күрәлмәм, гамьле хәлләр китмичә, яшь килмичә, Күз яшемне киптерерлек якты кояш чыкмыйча. Ш.Бабич. Минем дә гамьле уй, онытылып яшендәй атылды яшь чакка! Р.Фәйзуллин

2) Уйланучан, кайгыртучан. Уйлы кеше – гамьле кеше ул, карт. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә