ГАМЬЛӘНҮ 1) Кайгыру, борчылу. Һ.Такташ исә халыкка кирәкле әйберләрне ничек йөрәккә үткәреп язу турында гамьләнә. Ф.Галимуллин. --- элегрәк дөнья күргән «Хыянәт»еннән соң, халык гаме белән гамьләнә, бүгенгенең тамырларын тирәннән эзли, офыкның аръягына да караш ташлый ала торган әдип дип, аңа өметебез арткан иде. Р.Шәрәфиев 2) Кайгыртучанлык күрсәтү, берәр эш мәнфәгатен уйлау, хәстәрен күрү Гамьләнә башлау Гамь керү. Күрәсең, милли язмыш турында гамьләнә башлау өчен, ниндидер этәргеч кирәктер. Р.Вәлиев Гамьләнә төшү Бераз гамьләнү; тагын да гамьләнү |