ГАМЬ и. гар. 1) Кайгы, хәсрәт; көенеч, борчу, сагыш. Инде ул беркем өчен дә гамь йимәс һәм «аһ!» димәс. Г.Тукай. Ни гамь – бөлсәм? Әгәр үлсәм – ни ваем? Дәрдемәнд. --- беркемдә бер тамчы гамь юк, беркемдә бер тамчы усаллык юк, көн якты, күңел якты, йөзләр-чырайлар якты. Ф.Хөсни

2) Билгеле эш, хәл, әйбер турында уйлау, кайгыртучанлык, эш кайгысы, хәстәр. Качарга тиешле җәнлек кача. Яки куак артыннан безне күзәтә. Качасы килмәгәнне үз гамендә булыр. Р.Батулла. Көндезге гамен кичкә калдыра торган гадәте юк иде – арыган күз кабаклары йомылуга, йокы ишелеп кенә төште. М.Галиев. Уяндым да, бер шомлы гамь качырды йокыны. Гомер бер. Яшәлгән шактые керделе-чыктылы. Р.Фәйзуллин

3) Игътибар, кызыксыну, күңел кую. Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр ал да гөл ---. Г.Тукай. --- хакыйкатьне ачып салган фидакарь тарихчыларда ни гаме булсын аның?! Л.Лерон

Гаме(ндә) дә юк Уйлап та бирми, исендә дә юк, игътибар да итми. --- ә малайның гамендә дә юк – ул, баксаң, юри генә түгел, ә чынлап торып йоклап киткән икән! Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә