ГАММӘ и. гар. иск. 1) Масса, халык; гади халык. «Әяфе ләйләти вә ләйләти» китабы кеби укыгач, сөрур хасыйль була торган бер китап тәрҗемә итеп яки тәсниф кылып бирсәңез иде гаммәгә һәдияңез дию белеп, укып, Хак Тәгалә хәзрәтләре гарикы рәхмәт әйләсен дию догалар илә яд идәр идек ---. Ф.Халиди. --- ул – үзенең халкыбыз гаммәсенең рухына якын шигырьләре белән яшь әдәбиятыбызны гаммәбез белән багландырган шагыйрь. Ф.Әмирхан

2) Җәмгыятьнең, халыкның билгеле бер катлавы. Әйе, безнең демократия гаммәбез алдында шушы бер генә юл. Ф.Әмирхан. Шамил Госмановның сугыш дәверендә эшче-крәстиян гаммәсе арасында зур бер дикъкать белән каралып, сөелеп, Россиянең төрле почмагында сәхнәдән төшми килгән «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адымнар»ы --- шундый әсәрләр җөмләсеннәндер. Ф.Бурнаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә