ГА’ММА II и. гр. 1) Грек әлифбасында Г γ билгесе белән белдерелгән өченче хәреф

2) Кушма терминнарда матдәнең бер билгеле халәтен белдерә торган беренче компонент. Гамма-тимер (910 – 1400° арасындагы булган тимернең халәте)

3) Гамма-нурланыш белән бәйле терминнарда алкушымча. Йолдызның гамма-нурланышы озон катламын ертса, Җиргә зыян килә. С.Поварисов. Шулай да химик бәйләнешләрне какшатуның бер ысулы – реакцион катнашмага радиоактив нурланыш, мәсәлән, гамма, рентген нурлары, нейтроннар агышы һ.б. белән тәэсир итү турында берничә сүз әйтеп китәргә кирәктер. Химия фаш итә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә