ГА’ММА I и. гр. 1) муз. Бер октава эчендә яңгырашларның эзлеклелеге. Яңадан клавишларга каты гына суга башладым: до, ре, ми, фа, соль ---. Менә шулай, ә авазлардан гамма хасил була. Ә.Еники. --- бер тыңласаң, бу көйнең гаммасына, аз гына соңга калып, дистәләгән трубаларның көмеш чыңы өстәлә ---. М.Мәһдиев. – Гамма соль мажор икәнен дә онытма, – дип, пианино янына килде һәм, клавишларга басып, көйнең башын уйнап та күрсәтте. М.Галиев. Пентатоник гамма. Хроматик гамма. Мажор гамма 2) Ноталарны уйнарга өйрәнүчеләр өчен, эзлекле рәвештә күтәрелә яки төшә барган тавыш рәтләреннән гыйбарәт гади күнегү. Менә Хәбир, наз тулы күзләрен Мәдинәгә текәгән килеш, сыңар кулы белән гамма уйнады. Ш.Хөсәенов. Шушы тынлыкны бозып, күрше бинада өйрәнчек пианистның гамма алган тавышы ишетелеп китте. М.Юныс 3) Декоратив һәм сынлы сәнгатьтә художество әсәрен тудыру өчен кулланылган барлык төсләрнең эзлеклелеге, эзлекле бөтенлеге. Күкчәчәк таҗындагы төсләр гаммасын, нечкә борылышларны җиренә җиткереп сурәтли алырмы ул ---. Р.Мөхәммәдиев. Соры, көрәнсу кызыл һәм зәңгәр төсләр үзара матур гаммага берләшкәннәр. М.Юныс. Гаҗәеп үзенчәлекле көрән соры гамма – юлбашчының сурәттәге образы характеристикасына туры килгән сабыр, җылы гамма да бизәп тора аны. Казан утлары 4) күч. Бер төрлерәк, охшаш, әмма бер-береннән аерылып торган предметларның, күренешләрнең эзлекле галереясе. Романтизм – шул ук чынбарлык, тик аның канатлысы, илһамлырагы, хискә баерагы, сәнгатьчә буяулар гаммасының күзгә ныграк ташлана торганрагы. Ф.Галимуллин. Буяулар гаммасы. Кичерешләр гаммасы |