ГАМБӘР и. гар. иск. 1) Тешле китлар асотрядының кашалотлар семьялыгына караган, Арктикадан тыш барлык океаннарда очрый, баш-аяклы моллюсклар яки балык белән туклана торган, бик зур башлы имезүче диңгез хайваны; кашалот 2) Әлеге хайванның ашкайнату трактында барлыкка килгән, парфюмериядә файдаланыла торган хуш исле матдә; русчасы: амбра. Ирен – якут, теш – энҗе, мисле гәүһәр, Кара чәч иңнәрендә, аңкый гамбәр. Котб. Учакка Ягып алой белән гамбәр, бүлмәне Төтәттеләр хуш ис белән. Фирдәүси |