ГАМӘЛСЕЗ с. 1) Гамәлгә ашырылмаган, гамәлгә күчмичә, сүздә, теориядә генә калган. Гамәлсез гыйлем – яңгырсыз болыт. Мәкаль. Инде болардан да гарык булган, бер гамәлсез фикер мәйданына күз ташлаучылар бөтенләй бетте. Ә.Ханнанов. Президент Рөстәм Хәмитов республика җитәкчелеге дилбегәсен кулына алганнан ук «халык турында хәстәрлек» дигән гамәлсез фразеологияне «кешеләр өчен эшләргә» дип конкретлаштырды. Кызыл таң 2) Эшсез, шөгыльсез, эш башкармаган. Хәрәкәтсез, гамәлсез, Ходайдан ялваручылардан, кулын баглап ялкау зарланучылардан да мескен кеше юк. С.Максуди |