ГАМӘЛИ с. гар. 1) Практик; файдалы. Мәчене кеше, башлыча, гамәли максатта: йорт-җирне иң әшәке кимерүчеләр – тычкан һәм күседән саклау өчен кулга ияләштергән. Кызыклар дөньясында. Җирнең бу табигый иярчене өстендә кешеләр атмосфера булдырып азапланмас, гамәли яктан бу мөмкин эш түгел. Кызыклар дөньясында 2) Кулланылыштагы, гамәлдәге. Шулай ук сынлы сәнгатьнең гамәли төрләренә караган керамика, архитектурадан да шактый мәгълүмат алып, Казанга кайта. М.Әмир. Лариса – сәнгать белгече, Урта Азия халыкларының гамәли сәнгатен өйрәнә, дөресрәге, Шәрекъ керамикасы үрнәкләрен җыя иде. Р.Мирхәйдәров |