ГАМӘЛДӘГЕ с. 1) Кулланылышта булган, кулланылыштагы; яшәп килгән. Гамәлдәге сүзлекләребездә теркәлмәгән, матбугат битләрендә дә бик сирәк очрый яки бөтенләй очратып булмый торган --- сүзләрне тәрҗемәченең табышы дип карарга мөмкин. Г.Ахунов. «Кеше» дигәнең һай ничек үзгәрә! Ул – гамәлдәге системаның үз баласы. А.Хәсәнов 2) Хәзерге вакытта үз көчендә булган, эшләп килгән, закон көчен югалтмаган, гамәлдән чыгарылмаган. Мондый хәлләрне район җитәкчеләренә фактларга нигезләп, гамәлдәге законнарга таянып, еш кына аңлатып бирергә туры килә ---. Г.Бәширов. --- гамәлдәге ипотека системасы гражданнарның күпчелеге өчен хыял гына булып тора. Мәдәни җомга |