ГАМӘЛГӘ’ АШЫРУ ф. Башкару, үтәү, тормышка ашыру. Әгәр шул проект гамәлгә ашырылса, ул дөньяда тиңе булмаган зур корылма булачак. А.Муранов. Приказлар, күрсәтмәләр, документлар, экипаж әгъзаларының чит ил паспортлары, таможня декларацияләре, эшләнеп бетмәгән эшләр, гамәлгә ашырасы фәрманнар, әллә нәрсәләр... М.Юныс. --- ниятен гамәлгә ашыра алмыйча калган чаклары байтак булды Ханифәнең. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә