ГАМӘЛ и. гар. 1) Эш, хәрәкәт. Әйе, үсә төшкәч аңладым, әтиемә эштә, аның һәр гамәлендә эзлеклелек, түземлелек җитми иде. А.Расих. Минем гомерем буе кылган эшләрем, гамәлләрем арасында терсәкне тешләрдәй булып үкенерлекләре күп түгел. М.Мәһдиев. Шул минуттан ул үзенең кылган гамәлләренең сәбәп-нигезен аңламас хәлгә килде. А.Гыйләҗев

2) Практика; чынбарлык, тормыш. Өстәвенә ул [әни] мине ярата, бик ярата һәм аның миңа булган мәхәббәте сүздә генә түгел, гамәлдә дә бик нык чагыла. А.Расих. Хәтта хакимнәр дә шагыйрьләр белән исәпләшкән, дигән фикерен гамәлдә раслады. М.Кәрим. Сөйләү җиңел, язу ансат ул. Ә эш, гамәл бөтенләй икенче төрле. Х.Камалов

3) Эшнең торышы, хәл, вазгыять, халәт. --- үземне бер киң вә рәхәт гамәлдә хис иткәнемне, юлда барганда, күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам. Г.Тукай

4) Эшчәнлек. --- «Казакъ кызы» – язучының эстетик карашларында һәм әдиплек гамәлендә романтизм хакимлек иткән вакыт җимеше. Ф.Галимуллин

5) мат. Математик хисаплауның төп ысулы, төре. Һиндстан математигы һәм астрономы Арьябхата (VI гасыр башы) күп кенә математик гамәлләрне яза, П (Пи) санын зур төгәллек белән билгели. Урта гасырлар тарихы

6) дини Шәригать буенча үтәлергә тиеш булган һәм үтәлгән теләсә кайсы эш. Хаҗ гамәле

7) Чара, мөмкинлек, әмәл, ысул

Гамәл дәфтәре 1) дини Ике фәрештә тарафыннан кешенең һәр яхшы һәм яман эшләре (гамәлләре) теркәлә торган дәфтәр. --- гамәл дәфтәрләрен үлчәүче мизан янында өммәтем өчен шәфкать һәм мәрхәмәт таләбендә булырмын. Ф.Яхин; 2) күч. Вак-төяк эшләр, алу-бирүләр язылган блокнот, кесә дәфтәре. Конторада һәркайсыгызның гамәл дәфтәре язылып барыла ---. К.Нәҗми. Һәркайсыгызның гамәл дәфтәренә даими игътибар итәчәкмен. Ф.Баттал. Борһанов ишектән чыгып китүгә, ул әлеге гамәл дәфтәрен алды. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә