ГАМАК и. фр. Ятып ял итү өчен, баудан үреп яки тукымадан ясалган асылмалы ятак. Кырыйда, гамаклар астында ук диярлек, целлофан җәеп, өстенә катыргы түшәлгән ятак та бар. З.Фәйзи. Шул максатлардан чыгып, ул көн саен үзенә ботак һәм яфраклардан яңа оя кора һәм аны гамак шикелле элеп тә куя. Кызыклар дөньясыннан. Бу әйберләрдән тыш, Робинзон «корабльдәге барлык өс киемнәрен, запас җилкән, гамак һәм берничә мендәр белән түшәкне дә» утравына күчерә. Робинзон эзләреннән |