ГАМ II с. гар. иск. 1. Гомуми, теләсә кемгә караган, күмәк. Азатлык, әй мөкатдәс гам азатлык! Мөбарәк ит нурыңла күңелебезне! С.Рәмиев. Сәүдәгәр сыйныфының шәхесендә без аның бөтен сыйныфына гам булган язмыш вә сыйфатларны табабыз. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. 1) Масса, кара халык. Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып, Хасидләре күбәйде гам-хас булып. М.Акмулла

2) Халыкчанлык. --- бер заманнар Толстой гаме саф вә инҗим хыял әхлакысы илә Гаязны тәсхир әйләсә дә, бу мәзһәбнең тагбикатендәге имкянсызлык, мистицизмга бик артык бирелүе аңардан да тиз сугытты. Й.Акчура. Фәйзы хак һәр мөмкинә гам – шарт имәс Бәгъдад, Хәлеб ---. М.Акмулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә