ГА’ЛСТУК и. нем. Күлмәк якасына бәйләнә торган, башлыча ир-атларныкы саналган, гадәттә, тасмасыман формадагы, рәсми стильдәге кием атрибуты, аксессуары. Каш астыннан гына Петлеванныйның аллы-гөлле галстугын җентеклибез. Э.Касыймов. --- зур рам эчендә ап-ак күлмәккә кара галстук таккан, яхшы пинжәк кигән тап-таза яшь бер кеше Камәр карчыкның өстәлендәге электрлы самавырына карап тора иде. М.Мәһдиев

2) Төрле кешеләрнең бер сәяси оешма, спорт клубы, уку йорты, профессия һ.б.ш. вәкилләре булуын белдергән, билгеле төстәге яки формадагы муен яулыгы. --- аның ике ягына ике яшүсмер килеп басты. Икесенең дә муенында кызыл галстук. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә