ГАЛОШ и. гр. Юештә, пычракта аяк киеме өстеннән яки калын оек белән киелә торган резин аяк киеме. Тирән-тирән баткан тояк эзләре, резина галош эзләре, кечкенә-кечкенә ялангач аяк эзләре җир өстен чуарлаганнар. М.Әмир. Кеше арасына чыкканда, аягыбызда лаклы галошлар булыр. Ю.Әминов. Адаштырган песи баласыдай, Айлар буе кайта. Кан... Яра... Автомобиль покрышкасыннан Галош ясап, җәяү кар яра. Х.Әюп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә