ГАЛЛЮЦИНА’ЦИЯ и. лат. Чынлыкта булмаган нәрсәләрне субъектив рәвештә бар дип санау һәм шуларны күрү, ишетү, сизүдән гыйбарәт авыру халәт. Яңгура, куркып, кычкырып, стенага таба елышты. Өрәк юк булды. – Галлюцинация, – диде Яңгура, үз-үзенә. Г.Әпсәләмов. --- алдында басып торган гәүдәнең чынмы, галлюцинацияме икәнлегенә төшенә алмыйча: «Мин чыннан да акылымнан язам икән», – дип уйлады Мәдинә ---. Ш.Хөсәенов. Барып чыктың, инде күз алдыңда галлюцинацияләр башланды, ял итәргә, туйганчы бер йокларга иде дип уйлап куйды ул. Р.Мирхәйдәров |