ГАЛЛ и. лат. тар. 1) Галлиядә – хәзерге Франция, Бельгия, Төньяк Италия җирләрендә яшәгән кельт кабиләләре кешесенә римлылар тарафыннан кушылган исем 2) иск. Француз. Кемне әсир итә ят зурлык, Инглиз малы, галлар тылсымы, Шул бәндәгә мәңгелек хурлык. Шиллер. Палач кына ирешмәде бүген бәхеткә. Төн сезнеке, татарлар һәм галлар! Бәхетегез бүген, яһүдләр! Р.Әхмәтҗан |