ГАЛИФЕ и. (француз кавалерия генералы Galliffet фамилиясеннән) 1. Үзенчәлекле тегелешле, балагы тар, тездән югары өлеше киңәеп киткән чалбар. Шпорлы итекләрдән, кызыл галифедан, ак папахадан, папаханың бөтен буена, кыеклап, кызыл тасма тоткан. Ә.Еники. Галифе кесәсеннән зур кулъяулык чыгарып, тирләгән маңгаен сөртте ---. Н.Фәттах. Галифе кесәсенә шактый керә икән бит ---. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Шундый тегелешле. Хәрби киемнән: башында фуражка, өстендә гимнастёрка һәм галифе чалбар, аякларында ялтырап торган итек. И.Салахов. --- кара гимнастёркалы, галифе чалбарлы кеше җиргә сикереп төште дә батып яткан машина янына килде ---. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә