ГАЛИМНӘ’РЧӘ рәв. 1. Фәнчә, фәндә, галимнәрдә кабул ителгәнчә; галимнәр кебек, галимнәргә хас булганча. Борынгы әдәбиятны, атаклы шәхесләребез мирасын чын галимнәрчә өйрәнгән шәхес ул ---. Ш.Галиев. Миңа ул нәтиҗә ошады, галимнәрчә фикер йөртелә иде, ләкин канәгать үк калмадым. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Галимнәргә хас булган. Галимнәрчә төгәллек |