ГАЛИМӘ с. гар. 1. Белемле, мәгълүматлы, әзерлекле. Укымышлы, акыллы галимә кыз иде, хәзер әнә шәех Колшәрифкә чыгып йөри икән. М.Хәбибуллин. Аспирантура бетергән галимә кызны тиз генә таба алмадымы, берничә ел авылга кайтмады Әсфән. Ф.Яруллин

2. и. мәгъ. Галим хатын-кыз, хатын-кыз белгеч. Галимә Урта Кабанда фәнгә мәгълүм булмаган яңа төр кысла табылуы турында сөйләде ---. Р.Мостафин. Соңгы егерме ел эчендә әдәбият-сәнгать тәнкыйтьчесе, галимә Йолдыз Нигъмәтуллинаның эзләнүләре игътибарга аеруча лаек. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә