ГАЛИМ с. гар. 1. 1) Аерым бер фән өлкәсендә югары квалификациясе булган. --- шулкадәр галим, бөек затның мәктәп капкасы ачык булып торганда, бу манигъләрнең булуы бары минем бәхетсезлегемнән генә. А.Расих 2) иск. Гыйлемле, укымышлы, бик күп белүче, тирән белемле. Аның ике вәзире бар иде. Бере бик галим вә бере бик надан иде. К.Насыйри. Рус падишаһларының шул заманга кадәр булганнарының иң явызы һәм иң икътидарлы вә иң галиме шушы падишаһтыр. Г.Гобәйдуллин. Татар шәкерте яки татар сәүдәгәре эчендә бик наданы, галимрәге, бик бае, бәхетлесе, бәхетсезе булырга мөмкин. Г.Ибраһимов 2. и. мәгъ. Фәнни эшчәнлек алып баручы кеше, фән белән шөгыльләнүче; билгеле бер фән өлкәсендә белгеч. Надан исә үз китабын халык медицинасы тәҗрибәсенә таянып, Әбүгалисина кебек даһи галимнәрдән өйрәнеп иҗат иткән ---. М.Госман. Кайчандыр вуз баскычларын биек тау дип исәпләүче ябык студентлар, үзләре галим булып, вузларда укыта башлыйлар. Ф.Яруллин. Галимнәр әнә шундый хыялчан малайлардан чыга дип язалар бит. Г.Нәбиуллин |