ГАЛИҖӘНАП и. гар. 1. Бөек, мөхтәрәм. --- галиҗәнап тарих, көчле ташулардан соң үзәкләрен үзгәрткән елгалар сыман, бөтенләй көтелмәгән якка борылып кереп китә. С.Шәмси. Галиҗәнап Вакыт исеменнән көз, көнләшеп, балкон ишегеннән сузылып эчкә бакты ---. М.Әгъләм

2. и. мәгъ. Бөек кешене, зур дәрәҗәгә ия булган кешене атау яки аңа мөрәҗәгать итү сүзе. --- бу ил халкының ахмаклыгы, үҗәтлеге адәм башына сыя торган булмады, галиҗәнап. М.Маликова. Полковник галиҗәнаплары, бөтен авыл халкы, без килгәнгә, зур шатлык кичерә. С.Поварисов. Хөрмәтле архитектор галиҗәнаплары? Без инде менә бер сәгатькә якын сезнең кабинетта утырабыз. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә