ГАЛИБАНӘ рәв. гар-фар. иск. 1. 1) Җиңүче булып, җиңү белән

2) Җиңүче кыяфәте белән, җиңүчеләрчә. --- уннан артык егет аңа кушылып кычкырып-сызгырып, тирә-якка галибанә карашларын чәчеп киләләр. Ш.Усманов

3) Эре, тәкәббер кыяфәт белән, үзен өстен куеп

4) Горурлык белән, хозурлык белән. Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата. Г.Тукай. Ә безнең халык яшәгән җирләрдә аҗаган уйный. Шөбһәле дә, галибанә дә. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Хозурлы, соклангыч. Бу – «сугышчы солдат хакыйкате» дигән бөек, галибанә бер хис, изге хис иде. М.Мәһдиев. Соңга таба Тукай шигырьләрен галибанә мөкиббәнлек белән укый башлагач, аның күңеле «моңлы», «дәртле» Казанга тартыла. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә