ГАЛИБ и. гар. иск. 1. Җиңүче, өстенлек алучы. Һушәң шаһ ни эшли алачак, ник аның белән килешәсең, әлбәттә, сугыш, менә сиңа мин рөхсәт бирдем, сине аңа галиб кылдым, аны җиңәрсең ---. Дастан. Кем галиб булса, шул падишаһ булыр, тәҗрибә итәргә тиешле. Р.Фәхреддин. Бу дәфгада үзләренең болгарларга галиб киләчәкләренә тәмам ышаналар. Г.Камал 2. с. мәгъ. Өстенлекле, әһәмиятлерәк, көчлерәк 3. хәб. сүз мәгъ. Мөһим, өстен булу. Дөрест, бунда сурәткә караганда фикер галиб. Ләкин бу фикерләр берсе дә, тар мантыйк калыбына салынып, суык кан илә мөхакәмә ителгән саф фикерләр түгел. Җ.Вәлиди |