ГАЛИ с. гар. кит. 1) Бөек, өстен, олы. Барлык яхшы уйларыннан, гали максатларыннан яза. Г.Баттал. Далаларның моңлы балалары – гали җаннар, чәчән, акыннар--- Л.Лерон. Немец фәлсәфәчесе Гегельнең шундый фикере бар: «Вак, әһәмиятсез идеянең гали рәвештә күрсәтелә алуы мөмкин түгел». Ф.Галиуллин 2) Югары дәрәҗәле, сыйфаты, әһәмияте, дәрәҗәсе ягыннан өстен. Менә тиздән гали мәгълүматлы кешеләребез өлгерәчәк. Г.Тукай. Шундый куәтле, гали рухлы татар кызлары яңа тормышны бизиләр икән, һич тә күпсенмим, Тәңре бирсен генә. Ш.Әхмәдиев 3) Югары. Икенче гали фәрман булгач, ерткыч Юлбарыс атылып чыга ---. С.Рәмиев. Ниһаять, ул гали мәктәпне тәмам итеп чыккач, врач булып эшкә кереште. Ш.Камал. --- Фатыйма – чын мәгънәсе белән көчле һәм мәхәббәтне чынлап аңлый торган гали рухлы, идеяле мөгаллимәдер. Ш.Әхмәдиев |