ГАЛЕ’РЕЯ и. фр. 1) Бинаның аерым өлешләрен тоташтырган яки бинаның эчке я тышкы периметры буенча үткән, түбәле озын тар коридор. Галерея буйлап барганда, арадашчыны капка төбендә үк ап-ак киемле ниндидер арык карт тоткарлап калды ---. Р.Мирхәйдәров. Колонналы галереялар белән әйләндереп алынган кечкенә генә ишегалды монастрьның үзәге булып тора; шуннан чиркәүгә, ашханәгә һәм монах бүлмәсенә керү юллары була. Урта гасырлар тарихы 2) Хәрби корылмаларда, тау яки җир асты эшләрендә җир асты юлы. Кеше Египет пирамидалары янында кечкенә күренгән кебек, кырмыскалар да үз тораклары алдында бик бәләкәйләр. Ояның эчке катларында йөрү юллары да, галереялары да бар. Кызыклар дөньясында 3) Театрның иң югары ярусында урнашкан, иң арзан билетлы өлеше. Алты йөз лир түләп, галереяда утыручыларның өстендә кара смокинг, утыз меңле билет белән ложаларда утыручыларның иске свитер һәм таушалып беткән джинсыдан булулары аеруча хәтергә сеңеп калган. М.Юныс 4) Сәнгать әсәрләреннән, гадәттә, картиналардан күргәзмә ясау өчен махсус бина яки шундый әсәрләрдән торган музей. Чыннан да, Третьяковка картиналар галереясына барырга кирәк дип уйлыйм. А.Расих. Әлеге галереяга [Ватикан музее] 250 авторның 700 ләп рәсем һәм скульптура әсәрләре керә. М.Мәһдиев. Өчәүләп галерея буйлап һәйкәлләр арасыннан барабыз. М.Юныс. Татарстан Милли галереясында Казан фото клубы әгъзаларының «Барысы да хатын-кызлар турында» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Мәдәни җомга 5) күч. Бер типтагы, охшаш сыйфатлы шәхесләр, образлар, геройлар һ.б.ш.дан торган бер рәт, бер төркем. Яки менә «артык кешеләр» галереясы: Онегин, Печорин, Рудин, Лаврецкий, Обломов... И.Нуруллин. Ул тудырган портретлар галереясында кешеләр әйбәт күңелле, миһербанлы, мәгърур; хәтта бөтен кимчелекләре белән матурлар! Н.Гамбәр. Әмма Тукайда искелек тарафдарларының, дин әһелләренең конкрет образлары да – бөтен бер галерея. Казан утлары |