ГАЛЕ’РА и. ит. тар. XVIII йөзгә кадәр кулланылган зур, авыр, ишкәкле хәрби кораб төре. (Урта диңгездә ишкәкчеләр әсирләр, коллар, җинаятьчеләрдән җыелган; француз, испан, итальяннарда «каторга» мәгънәсендә кулланыла.) Хәзерге заманныкы белән беррәттән, моннан бер-ике мең ел элекке галералар да бар. М.Мәһдиев. Шушы корабль 500 матросы һәм туплары булган төрек галерасына һөҗүм итә. Кызыклар дөньясында. Борынгы грек галерасы (җилкәнле судно) үзенең текә түше белән Урта диңгез суларын кисеп йөри икән. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә