ГАЛӘМИ с. гар. Зур, глобаль; бөтен галәмгә кагыла торган, галәмгә бәйле булган. --- кыскалыкка омтылган саен, фикерләр дә тыгызлана төшә, шул рәвешле атом-төш хәленә китерелгән, галәми фикерне сыйдырган бер күзәнәкле (һич тә киная итеп кабул ителмәсен иде бу сүз!) шигырьләр дөньяга килә. Р.Фәйзуллин. Фәрештә юк дию галәми ялгандыр ---. Р.Харис. Европаны Чыңгыз ханның галәми масштабтагы ниятләре генә куркыткан, күрәсең. Р.Хәкимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә