ГАЛӘМӘТЛӘНҮ ф. 1) Берәр мәзәк уйлап табу, сәер кылану, төрле әкәмәтләр китереп чыгару 2) Көлкегә калу, уңайсыз хәлгә калу Галәмәтләнә башлау Галәмәтләнергә тотыну Галәмәтләнеп бетү Нык галәмәтләнү. Балалары школда сугыша, аталары урамда талаша торган иде. Ул җитмәсә аналары кунакта тиргәшә. Йа-а галәмәтләнеп бетә торганнар иде. М.Фәйзи Галәмәтләнеп йөрү Һәрвакыт, һәр җирдә галәмәтләнү Галәмәтләнеп китү Кинәт галәмәтләнү |