ГАЛӘМ I и. гар. 1) Материянең барлык формаларыннан гыйбарәт табигать, бөтен дөнья, җиһан, макрокосм. Бу галәмдә бер атом да артмагач, Бу эшеңнең төп мәгънәсе ни соң, Матдә?! Х.Туфан. --- без дөньяның төзелешен, галәмне, аның законнарын бик тә аз, чыпчык борыны чаклы гына беләбез икән әле. Р.Фәизов. Бу гарасатларда исә галәм әйләнеше фасылларының мизгелләре. Ф.Латыйфи

2) Космос. Аңа ай-йолдызлары белән бөтен галәм кереп урнаша ала. А.Гыйләҗев. Юлларда тәгәрәүче гади тәгәрмәчтән алып галәмгә очучы ракетага кадәр бары да – кешенең хыял һәм акыл җимешләре. Ф.Яруллин. Сүнүче йолдызлар бар. Әмма нурлары галәмнең башка җисемнәренә, шул исәптән Җиргә килеп торалар. С.Поварисов

3) Җир йөзе, барлык тереклек. Аның өчен дөнья – бер җәннәт, галәмнең бөтенесе уенчык һәм ләззәт иде. Ш.Камал

4) Кешелек дөньясы, җирдә яшәүче барлык кешеләр. Толстой шикелле бөтен галәмнең зур мөхәррирләреннән хисап ителгән затларның шул кыска-кыска кыйссалар язуга гомер сарыф иткәнлеген күз алдыбызга китерү җитәдер. Ф.Әмирхан. Куансын бар галәм һәм дә Куансын ул, куан син дә! С.Рәмиев. Кояш назлый көндез, төнлә – йолдыз, Галәм белми синдәй гүзәл җирне. Н.Касыймов

5) иск. Халык, кешеләр. Хакъ нурын сүндерә алмый мөганидләр, Күрә алмайлар галәмгә фашын аның! М.Акмулла. Ах, хур булдым галәм алдында! Кем сүзенә карап эш иттем?! Н.Исәнбәт

6) иск. Билгеле бер даирә, катлам, төркем. --- ул бу көнгә кадәр белмәгән дә, күрмәгән дә рус галәменә атыла. С.Рәмиев. Әй, хатыннар галәме! Сез Ник наданлык дәрьясы? С.Рәмиев

7) Реаль чынбарлыкның яки кешенең рухи-эмоциональ тормышының бер өлкәсе. Гаяз әфәнде әдәбият галәмендә үзенә аерым бер мәктәп корды да халыкны табигать яраткан юл илә тәрбия кылырга, аларны әүвәлге хата фикереннән айнытып, үзләрен танытырга тырышты. Х.Кәримов. Гаяз әфәнде укып бетү белән, --- идея галәмендә гизгән вә нигъмәте әһелиянең голувиятләренә хәйран калып уянган изге бәндәләр кебек уянды. Г.Гыйсмәти

8) Тормыш, яшәү рәвеше, халәт. Сез ач, мохтаҗ яшисез икән, сезне сәфаләт галәме сарган икән, революционерлар да хәзер төрмәләрдә ябылып яталар, каторгага озатылалар. С.Сүнчәләй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә