ГАЛӘБӘЛЕК с. иск. кит. 1) Җиңү тантанасы; триумф. Кымыз да булмагач, Уфада нәрсәгә ятыйм. Җитмәсә, аның «авыллыгы», тынлыгы, җайсызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучылыгымны, галәбәлек, көрәш сөючелегемне үчекләгән кеби булды. Г.Тукай

2) Ыгы-зыгы, шау-шу. Бу галәбәлек арасында хосусый берәм-берәм кешеләрне тикшереп карап торырга имкян булмаса да, --- кызга һәркемнең күзе төшә иде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә