ГАЛӘБӘЛЕ с. иск. кит. 1. 1) Җиңүле, тантаналы 2) Өстен, югары. Галәбәле рухның кылган гамәлләре, гадәттә, һәр заман өчен кадерле. З.Мансуров 2. рәв. мәгъ. Җиңүле рәвештә, җиңү белән. Гражданнар сугышын галәбәле тәмам итеп, хезмәт мәйданына кайта торган иптәшләргә багышлана. Ф.Әмирхан. Аның тавышы һәммәсенекеннән куәтлерәк тә, галәбәлерәк тә ишетелә. Г.Ибраһимов |