ГАЛӘБӘ’ ИТҮ ф. Җиңүгә куану, тантана итү, үзен җиңүче итеп сизү. Мәкаләнең бу җиренә җиткәч, мишәр әфәнде, галәбә иткән бер гаскәр башлыгының ифтикары белән бераз туктап, хазирунга карап та торды. Ф.Әмирхан. Галәбә иткән сыман көлеп куйды. Ф.Әмирхан. Гаяз әфәнденең соңгы әсәрләре --- яңа тормыш каһарманнары белән иске тормыш каһарманнары арасындагы талашны вә яңа дөнья кешеләренең галәбә итәчәген күрсәтү юлында языладыр. К.Бәкер |