ГАЛӘБӘ и. гар. иск. 1) Җиңү, өстен чыгу. Кырым чирүсе тәмам галәбә илә Рязань вилаятенә килеп керде. Р.Фәхреддин. Руслар ничаклы күп җиңелделәр, һичбер вакыт галәбә казана алмадылар. Ә-З.Вәлиди 2) Өстенлек. Татар бае Сафа, мукшының бер галәбәсенә барыннан ук эчтән янып, --- чабышкы атлар алгаласа да, --- алга чыгарлык мал таба алмый. Г.Ибраһимов 3) Бөеклек, олылык. Ул үзе [хәзрәт] гомер буенча шуңа тырышты, галәбәне шунда дип белде. Г.Ибраһимов |