ГАЛАХ и. гар. сөйл. Сукбай, зимагур, брамат. Туган якларына ач-ялангач, хәерче галах булып кайтып төшәсе килми (Сакмаровларның үз горурлыгы үзләренә җиткән), шахтада урнашып кала. Т.Галиуллин. Хәби хәзер безнең ише галах ягына карап төкерми дә. В.Имамов. Минем «судимость снята» дип яздырып алган справкамны ертты! Үтерәм бит мин сине моның өчен, галах! Ш.Хөсәенов |