ГАЛАНТЕРЕ’Я и. фр. Сатудагы төрле вак-төяк киенү-бизәнү әйберләренең, аксессуарларның (мәс., төймә, запонка, тасма, галстук, перчатка, зонт) һ.б.ш. гомуми атамасы. Менә азык-төлек кибетләре, галантерея сәүдәсе рәте... М.Галәү. Монда хуҗалык товарлары, кооперация сәүдәсе, ресторан, китап кибете, галантерея, гастроном, спорт-культура товарлары кибете урнашкан. М.Мәһдиев. Хәзер тәрәч балык, зубатка һәм акула балыкларының тиреләре галантерея промышленностенда бик киң кулланыла. Кызыклы ихтиология |