ГАЛА’КТИКА и. гр. астр. 1) Кояш һәм аның барлык планеталарын, бик күп йолдызларны үз эченә алган йолдызлар системасы; Киек Каз юлы; русчасы: млечный путь. Дәү дә бит һәрбер кояш, Киң дә бит Галактика. Гомерләр кыскармаса, Бүлмә дә ярап тора. Х.Туфан. Оча торган тәлинкәгә утырып Йөрсәләр дә монда ялтырап, Патриотлар әйтер авыз тутырып: – Безнең галактика яхшырак!.. Г.Афзал 2) галактикалар Галактика шикелле үк йолдызлардан, газлы, тузанлы томанлыклардан һәм таралган йолдызара матдәдән торган, төрле типтагы (спиральсыман, эллипссыман, пекуляр һ.б.) йолдызлар системасы. Ераклардан, галактикалардан Без бу җиргә бергә килдек ич ---. Х.Туфан. Яңа галактика табылган, ди... Гаҗәп хәбәр йөри... Зөлфәт. Кеше ерак йолдызлар һәм галактикалар серенә үтеп керә, җирнең иң тирән катлауларын тикшерә, атомны өйрәнә. Химиянең киләчәге |