ГАЛАКОНЦЕРТ и. фр.-ит. Зур, тантаналы, матур, бәйрәмчә концерт. Ачык һавада, пальма куаклары арасында берьюлы йөзләгән халык ашап-эчеп, агач башларында барган төсле музыкалы галаконцертны тамаша кылып утыралар. Р.Ибраһимов. Фестиваль лауреатларын бүләкләү тантанасы һәм галаконцерт Ялта шәһәренең «Юбилейный» концерт залында үтте. Казан утлары. Галаконцерт Төмән шәһәренең, Европа стандартларына туры китереп, егерме ел буе төзелгән мәһабәт драма театры бинасында узды. Сөембикә |