ГАКЫЛЛЫ с. 1. к. акыллы. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без. Г.Тукай. Гакыллы булсак та, үзебез кеби кешедә кол булып, гомеребезне үткәрәбез. Г.Коләхмәтов

2. рәв. мәгъ. Уйлап, зиһен белән. Әүвәл заманда фарсы йортында гакыллы һәм дә тугры хөкем итүче Таһмасып исемле бер падишаһның бик баһадир Каһарман Катил исемендә бер углы бар иде. Дастан

3. хәб. сүз мәгъ. Уйлый белү, уйларга сәләтле булу. Шулай да табигать анабыз ифрат гакыллы шул. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә