ГАКЫЛ и. гар. 1) Фикерләү сәләте; русчасы: разум. Ләкин, югарыда әйтелгәнчә, гүзәллекне бәяләү фәкать кешегә, гакылга ия булган затларга гына хас. К.Гыйззәтов. Динозаврлар инде тарих сәхнәсенә гакылга ия кеше чыкканчы ук үлеп беткәннәр дип санаганда да, аларның галәмәт зур скелетларын борынгы бабаларыбызга очратырга туры килгәндер әле. Р.Мостафин

2) иск., кит. Аң, зиһен, акыл; русчасы: ум. «Инсан» дигән шәрәфле бер мәхлукта ул Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл. Г.Тукай. Кешенең гыйззәте гакыл белән вә әдәб белән, һөнәр беләндер ---. Т.Яхин

3) Зирәклек, тапкырлык; тирән акыллылык; русчасы: мудрость. Халкына күрә гакыл ияләре вә хәкимнәре дәхи бардыр. К.Насыйри. «Гакыл» дигәнең бәладән дә коткара, тамакны да туйдыра икән. М.Кәрим

Гакылдан язу иск. Акылдан язу, шашу, юләрләнү. Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам. Г.Тукай. Гакыл җыю Фикер туплау, аңга килү. Пәһлеван, гаять арып, эштән чыгып, Ун минут торды катып, гакълын җыеп. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә