ГАКЫЙБӘТ и. гар. иск. 1) Эш-гамәлнең соңы, ахыры, нәтиҗәсе. Эшче һәм авыл халкы ачтан кырылса да, инша алла, үзе өчен гакыйбәте хәерле булып, дөньядан имансыз үтәр. Ш.Мөхәммәдев. Һәр катылыкның гакыйбәте шатлыктыр. К.Насыйри. Йосыф мирза балалары вә Сөен Бикә кардәшләренең гакыйбәтләре менә шулай булмыштыр. Р.Фәхреддин 2) Ниһаять, ахырда, ахыр чиктә. Тагы киңәш, тагы мәслихәт ясадылар, гакыйбәт, үлем җәзасын гомерлек хибескә алмаштырырга карар бирделәр. Г.Тукай |