ГАКРӘБ и. гар. иск. 1) Чаян; русчасы: скорпион. Белерсән: зәхменә чөн такәтең юк, Кулыңны сукмагыл гакрәб өненә. С.Сараи

2) Зодиак тамгасы буенча 22 октябрьдан 22 ноябрьга кадәр вакыт аралыгы, ноябрь ае. Ул вакыт тарих тугыз йөз алтмыш бердә ирде, якшәнбә көн, гакрәб 2 нче көне иде. Ш.Мәрҗани. «Гакрәб башында кар яуса, кырык көннән ятар», – дигән борынгылар. К.Тәхау

3) Сәгать угы, теле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә