ГА’ЙРЕ с. гар. иск. 1. Башка, бүтән төрле, үзгә. Әгәр күңелләргә әсәрле сүз әйтмәк теләсәң, үз сүзеңне әйт, гайре шагыйрьләрнең сүзе булмасын ---. К.Насыйри 2. и. мәгъ. Башка кеше, бүтән зат. Без генә идек без, гайреләр ят иде, Бер җирдә идек даим, күңелләр шат иде. Дәрдемәнд. --- гайреләрдә булган хакыңны оныткайсән, гайренең синдә булган хакын хәтереңдә тоткайсән... К.Насыйри. Эштән гайресен күрми икән бу дип уйласагыз, ялгышасыз. Сөембикә 3. кис. функ. иск. Үзеннән соң килгән сүзгә юклык мәгънәсе, инкярлау мәгънәсе бирә. Менә кинәттән җасуслар, ашыгып килеп, ашчыларның гайре гади вакыйгасыннан хәбәр бирделәр. Дастан. Паркта башланган музыка тавышына урманның гайре мөнтәнаһи кошлары сайрап җавап бирделәр. Ф.Әмирхан. Гөлйөзем үзе дә сихерләнгән кебек гайре табигый халәт кичерә иде. Ф.Латыйфи 4. бәйл. Алда килгән сүзгә «шуннан башка», «шуннан тыш» мәгънәсен бирә. Күктәге ак болытлардан гайре аны беркем дә күзләми иде. Н.Гыйматдинова. Кул сузымы кадәр җирдән гайре берни күренми... З.Фәтхетдинов |