ГАЙРӘТСЕЗ с. 1) Сүлпән, дәртсез; көчсез. Ул «япун» дигәннәре бик аз икән, җитмәсә, бик бәләкәйләр, гайрәтсезләр, ди. М.Галәү. Теләге булып та гайрәтсез булса, бәндәдән син игелек көтмә. Р.Батулла. Бүген, Сабан туе көнне, сөйгән кызы алдында булдыксыз, көчсез, гайрәтсез булып күренсенме? Д.Каюмова

2) күч. сөйл. Градусы, көче кимегән, айныган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә