ГАЙРӘТЛЕ с. 1. 1) Физик яктан нык, көчле, егәрле. Безнең борынгы бабаларыбыз зур гәүдәле, пәһлеван кыяфәтле, гайрәтле алыплар булганнар. Ф.Бәйрәмова. Шундый ачулы, гайрәтле тавыш иде ул, күк күкримени? Г.Якупова. Безнең егетләр дә гайрәтле, киң күкрәкле (чөнки дүртесенең берсе дә тәмәке тартмый) – ашау гына җитми. Р.Кәрами

2) Куәтле, кодрәтле, чәчәк ату чорында булган. Төркиянең иң гайрәтле вә иң шөһрәтле солтаны Сөләйман Кануни, киңәшче муллалары вә пашалары сүзенә карап, казанлыларның җан бирергә яткан вакытларында --- тәнәззел итмәде. Р.Фәсхеддин. Ошбу чор өчен шактый гайрәтле булган хан көтмәгәндә 1463 елда вафат була. М.Хәбибуллин

3) Батыр, кыю. --- аның бер өстенлеге бар: ул җитезрәк, гайрәтлерәк һәм, карт поши никадәр генә көчле булса да, аңа бирешми, егетләрчә каршы тора иде. В.Нуруллин. Шуңа күрә аларны кулга алу операциясенә иң гайрәтле, иң кыю милиционерлар, спортчы егетләр билгеләнде. Х.Вәлиәхмәтов

4) Дәртле, ялкынлы, ашкынып торган. --- әмма гайрәтле егетнең тынгысыз күңеле сәхнәдә икенче-өченче булып калуга ризалашмады ---. М.Маликова. Әмма бу чор да мәңгелек түгел, алга таба шигъриятебезгә Мөдәррис – Зөлфәттән дә гайрәтлерәк пафос белән иҗат итүче яшь авторлар килсә дә, алар әллә ни зур уңышка ирешә алмады. Р.Миңнуллин

5) күч. сөйл. Градусы көчле булган, куәтле. Кигәне – килбәтле, ашаганы – ләззәтле, эчкәне гайрәтле булсын иде аның. М.Әмир. Гайрәтле урыс аракысы ашказанын рәхәт яндырып төшеп китте дә, аның ләззәтле ялкыны бөтен тәнгә таралды. М.Кәбиров

2. рәв. мәгъ. 1) Көчле итеп, көчле булып. Таки синнән рәнҗеп, күңелендә сиңа гадавәт тотмасын. Әмма углыңа гайрәтле күрен. К.Насыйри. Җирән айгыр, ишләрен сәламләгәндәй, гайрәтле генә пошкырып куйды. Р.Низами. Кемдер иртүк учак яккан. Ара якынайгач аңлашылды: Баштутай учагы икән шулай гайрәтле яна. Р.Батулла

2) Дәртләнеп, дәртле итеп. --- үзе язган «яшәсен тынычлык»ка да бик гайрәтле итеп җырлап бирә, баянга кушылып ---. Г.Ахунов. Күрше авторотаныкылар, бик моңлы, гайрәтле итеп, украин җырларын сузалар. С.Шәрипов

2) Кыю рәвештә, батырларча. Ләкин яңа мулла бик дәртле, гайрәтле вә бик тә иркен яши башлый. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә