ГАЙРӘТЛӘНҮ ф. 1) Көч керү, гайрәт (1 мәгъ.) иңү. Сукырлар – кайчан да булса күрү, --- көчсезләр – гайрәтләнү, талантсызлар талантлары ачылу турында хыялланмасалар, тормышның никадәр яме ким булыр иде. Ф.Яруллин

2) Батыраю, дәртләнү. Анлар базарда очраган картның иярченнәре икән. Һәркаюсы коралланган, гайрәтләнеп баралар. А.Таһиров. – Кем курка, ди! Бәйлән генә, күзеңне чукыйм! – дип гайрәтләнде кыз ---. Н.Гыйматдинова

3) Шапырыну, артык кызып китү. Ул тагын кулын алга сузып, гайрәтләнеп, нидер кычкырды. Ә.Еники. Шәфигулла агай Рәхимов иптәшнең сүзләрен кызып-кызып, гайрәтләнеп-гайрәтләнеп, кат-кат әйтә-әйтә сөйләде. Ф.Әмирхан

4) Кызып китү, кычкырыну, ачулану. Инде шактый җир киткәч кенә, ул корыга лаф орып гайрәтләнергә тотынды. М.Шабай. – Якын барып карагыз безнең өйгә, күрмәгәнегезне күрсәтермен! – Рөстәм тәмам гайрәтләнгән иде. Р.Хафизова

5) күч. Ярсу, дулкынлану. --- очтагы паровоз, калын гына итеп кычкырта да, азрак гайрәтләнеп пошкырганнан соң, әкрен генә кузгалып китә. Ә.Еники. --- җилле көннәрдә --- дулкыннар, гайрәтләнеп, кыяташларга килеп-килеп бәреләләр, гүя аларны ишеп төшерергә телиләр. А.Муранов

Гайрәтләнә башлау Гайрәтләнергә керешү

Гайрәтләнә бару Торган саен гайрәте арту. Ул өйдә кирәк, аны бала тапкан саен гайрәтләнә генә барган хатыны көтә һәм... эш, эш, эш!.. Ә.Гаффар. Ләкин артист Иван Сулейманович Кацман, үләсе урында, эчкән саен гайрәтләнә генә барды. Р.Батулла. Бүгенге дөньяның иң зур парадоксы: кеше һаман көчәя, гайрәтләнә бара, ә Җир гүя торган саен кечерәя, көчсезләнә. Казан утлары

Гайрәтләнә төшү Бераз гайрәтләнү; тагын да ныграк гайрәтләнү. Ул алдындагы әйберләрне берсен тегендә, берсен монда күчергәләп, акыл җыеп утырды-утырды да, гайрәтләнә төшеп: Ярар, Мөхәммәтҗан, диде. Г.Бәширов

Гайрәтләнеп алу Бераз гайрәтләнү. --- көчнең үзендә булуын күрсәтергә теләгән иде ул җизнәләренә. Шуңа күрә генә азрак гайрәтләнеп аласы килгән иде. Г.Мөхәммәтшин. Әле берни аңламаган ир, иңбашларын турайтып, кукраеп, гайрәтләнеп алды. Т.Галиуллин

Гайрәтләнеп җитү Тулы гайрәт керү, тәмам гайрәтләнү. Ә инде үсеп җиткәч, Йөрәкләнеп тә киткәч, Гайрәтләнеп тә җиткәч, Уйлаган ул беркөнне, Тыңламыйча беркемне, Азрак уйнап килергә ---. Р.Миңнуллин

Гайрәтләнеп йөрү Артык батыраю, батырлыгын күрсәтергә тырышу. Беренче мәртәбә тамчы тама башлау, урамда гөрләвекләр ага башлау, чыпчыкларның чыр-чу килеп гайрәтләнеп йөри башлаулары аңарга бер куаныч бирә ---. Г.Гобәйдуллин

Гайрәтләнеп китү 1) Берәр тәэсирдән соң көч, гайрәт арту, дәрт керү. Безнең ат айгырланып кешнәп җибәрде. Аңар каршы Урал кешнәп җавап биргәч, ул тагы гайрәтләнеп китте. Г.Исхакый. Ул, бер тутырып карап: «Җиткән егет бит инде син!» – дисә, үсеп-зураеп, гайрәтләнеп киткәндәй буласың, үзеңне яхшы кеше итеп сизәсең. М.Маликова

2) Артык кызып, мавыгып онытылу. --- яртылаш сузылган көе генә сүз башлады әбекәй, аннары инде, гайрәтләнеп китеп, бүлмә эченә кергән сыман итте. В.Имамов

Гайрәтләнеп яту Шактый озак вакыт гайрәтләнү. Вилдан: – Без германнарны бүрек белән дә бәреп егабыз! – дип әтәчләнеп, җыр-такмак чыгарып, төрле көйләргә шул такмакны әйтеп гайрәтләнеп ятса да, Исхак аңа кушылмады. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә