ГАЙРӘТЛӘНДЕРҮ ф. Куәтләү, көч бирү, гайрәт кертү, дәртләндерү. --- Ибраһим Галиев, карчык-акушерканы алдалап һәм аны җинаятькә гайрәтләндереп, әнә шулай сабый баланың гомерен өздерде. З.Бигиев

Гайрәтләндерә бару Торган саен ныграк гайрәтләндерү. «Зәм-зәм суы»ның пары барын да гайрәтләндерә-дәртләндерә бара, «арыслан тотарлык» дозаны күпләр инде күптән узып киткән, «регламент» дигәне отыры югала бара, табын янында бары Кәеф галиҗәнабләре... Роберт Әхмәтҗан

Гайрәтләндерә төшү Бераз гайрәт өстәү, дәртләндереп җибәрү

Гайрәтләндереп җибәрү Күңелне күтәреп, куәтләп, дәрт, гайрәт керерлек итеп тәэсир итү. Бу эш --- безне тергезеп һәм гайрәтләндереп җибәрде. Ф.Әмирхан

Гайрәтләндереп тору 1) Бертуктаусыз гайрәтләндерү. [Елкин] Һаман басып, гел алга атылып, башкаларны гайрәтләндереп торды. Ш.Усманов

2) Әле, хәзер, сөйләп торганда кемне дә булса гайрәтләндерү, ниндидер эшкә дәртләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә